Логотип «Мәйдан» журналы

Казан белән Мәскәү арасында яңа даими авиарейс ачыла

4 ноябрьдә Казаннан Мәскәүгә яңа даими авиарейс ачыла. Ул 2019 елның 28 мартына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.Самолет Татарстан башкаласыннан 18.20 сәгатьтә ку...

4 ноябрьдә Казаннан Мәскәүгә яңа даими авиарейс ачыла. Ул 2019 елның 28 мартына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.




Самолет Татарстан башкаласыннан 18.20 сәгатьтә кузгалып китәчәк һәм 20.00 сәгатьтә Мәскәүнең «Внуково» аэропортында булачак. Мәскәүдә исә 9.00 сәгатьтә һавага күтәрелеп, 10.35 сәгатьтә Казанга килеп җитәчәк.
Пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 189 урынлы Boeing 737-800 самолеты пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк.
Самолет ике шәһәр арасын 1,5 сәгатьтә узачак, диелә матбугат хезмәт хәбәрендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/01/174453/

Комментарийлар