- «Килешү һәм Тынычлык вахтасы» республика акциясе Актай елгасы буендагы әлеге урында инде 2014 елдан бирле бара.
Нәкъ менә шушы елда биредә яшәүчеләр районның хәрби комиссарына кеше сөякләре табуы хакында сөйләгән, комиссар исә эзтабарларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Шушы вакыт эчендә табылган кеше сөякләренең саны инде сигез дистәгә җиткән. Аларның җитмешен моннан 100 ел элек сугыш барган урыннан ерак түгел урнаштырылган монумент янында җир куенына иңдергәннәр.

«Әлеге сөякләр Самарада җыелган оештыру җыелышы – Комуч хәрбиләренеке булырга мөмкин. Әлеге армия 1918 елның маенда Казанга һөҗүм иткән, шул ук елның сентябрендә алар шушы урыннар буйлап чигенгәннәр», - дип фаразлый Татарстанның «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасының эшләр идарәчесе Илья Прокофьев.
Бу фаразны башка табылдыклар да раслый: эзтабарлар патша армиясе чорындагы берничә медальгә, офицер кокардасына, Россиянең соңгы императоры дәверендә сугылган акчаларга да юлыккан. Кызыл армиячеләрнең мондый әйберләре булуы икеле, дип саный экспедициядә катнашучылар.
Комментарийлар