Логотип «Мәйдан» журналы

Дөньяда иң начар автомобиль кайсысы?

Ул - Һиндстанда 1974 елдан 1982 елга кадәр чыгарылган "SAIL Badal" автомобиле, дип хәбәр итә “Мотор.ру”.Һиндстанда яшәүчеләрнең күбесе автомобиль сатып ала алмаган. Шуңа күрә инженерларга аны башкача...

Ул - Һиндстанда 1974 елдан 1982 елга кадәр чыгарылган "SAIL Badal" автомобиле, дип хәбәр итә “Мотор.ру”.
1540530984_gorobzor-ru-26-10
Һиндстанда яшәүчеләрнең күбесе автомобиль сатып ала алмаган. Шуңа күрә инженерларга аны башкача җыю бурычы куелган.
"SAIL" компаниясенең яңа автомобиль эшләү тәҗрибәсе һәм финанслары булмаган, шуңа күрә инженерлар чит ил автомобилен нигез итеп алырга карар кылган һәм Британиянең "Reliant" компаниясе чыгарган "Robin" автомобиленә тукталганар.
"Robin" конструкциясен артык катлаулы дип санаганнар. Шасси, башлангыч версиясе белән чагыштырганда, үзгәрешсез калган, ә менә двигатель Италиядәге "Innocenti" фирмасының 200 кублы, бер цилиндрлы моторына алмаштырылган.
Двигатель ике тактлы һәм 12 ат көченә ия булган, Әмма тормоз арткы тәгәрмәчләрдә генә әйбәт эшләгән, шуңа күрә җитештерүчеләр машина йөртүчеләргә тизлекне чамадан тыш арттырмаска киңәш иткән.
Машиналар җитештерү 1982 елга кадәр дәвам иткән, аларның күбесен әлегә кадәр дә Һиндстан юлларында очратырга мөмкин. Ул автомобиль фильмнарда, рекламаларда төшерелгән һәм илнең үзенчәлекле автомобиль символына әверелгән.
Фото: ГОРОБЗОР.РУ
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар