Логотип «Мәйдан» журналы

Хургада һәм Шарм-эш-Шейхка авивочышлар яңартыла

2015 елда Россиядән Мисырга очулар туктатылып торган иде.Россия һәм Мисыр Хургада һәм Шарм-эш-Шейх кебек популяр булган курортларга авиаочышларны яңарту турында килеште.  РИА Новости язуынча, әлеге ки...

2015 елда Россиядән Мисырга очулар туктатылып торган иде.
Россия һәм Мисыр Хургада һәм Шарм-эш-Шейх кебек популяр булган курортларга авиаочышларны яңарту турында килеште.  РИА Новости язуынча, әлеге килешүгә Россия һәм Мисыр президентларының эшлекле очрашуы вакытында ирешелде. Россиядән әлеге курортларга бик тиздән очып булачак, дип билгеләп үтелә.
Исегезгә төшерәбез, быел шулай ук Мәскәү һәм Каһирә арасындагы рейслар киредән ачылган иде, ул вакытта әле курортлар ябык килеш калды. Россиядән Мисырга очулар 2015 елда, Россия самолеты А321 белән булган һәлакәттән соң туктатылган иде. Фаҗига нәтиҗәсендә 224 кеше һәлак булды.
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар