Логотип «Мәйдан» журналы

Авитаминоз булмасын өчен нишләргә? Дүрт киңәш

Авитаминоз булмасын өчен нишләргә? "КАМАЗ"ның двигательләр заводы өлкән фельдшерыЛюдмила Чаронова "Вести КАМАЗа" басмасына үз киңәшләрен әйтә."Җәйнең өч аена кеше еллык витамин нормасын җыя, - дип сөй...

Авитаминоз булмасын өчен нишләргә? "КАМАЗ"ның двигательләр заводы өлкән фельдшеры
Людмила Чаронова "Вести КАМАЗа" басмасына үз киңәшләрен әйтә.
"Җәйнең өч аена кеше еллык витамин нормасын җыя, - дип сөйли Людмила Чаронова. - Кызганыч, башкаларга караганда ешрак авитаминозга бирешә торган кешеләр бар. Шуларның берсе - тәмәке тартучылар, чөнки никотин витаминнарны тарката".
Шулай итеп, авитаминозга бирешмәс өчен дүрт киңәш:

  1. Тәмәке тартмагыз, тартасыз икән инде, күләмен киметегез.

  2. Иммунитетыгызны күтәрегез: күбрәк җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз, аларда файдалы витаминнар күп. Иммунитетны фиточәй, гөлҗимеш һәм имбирь ярдәмендә арттырырга була.

  3. Яшелчәләр ашагыз. Аларда В витамины бар, шуңа күрә көндәлек рационга кыяр, ташкабак, петрушка, укроп, яшел суганны кертергә кирәк. Тозлаган кәбестә турында да онытмаска кирәк. Көн саен 50 грамм тозлы кәбестә ашау авитаминоз булу куркынычын киметә.

  4. Стресслардан качыгыз. Кызык, әмма стресс авитаминозга китерүче сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин. Шунлыктан аны китереп чыгаручы факторлардан качырга тырышыгыз. Кроссвордлар чишегез, балыкка барыгыз, дусларыгыз белән табигать кочагында ял итеп алыгыз, җыр тыңлагыз яисә кино карагыз - проблемаларны читкә куеп торырга өйрәнегез.


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар