Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның бүген туй көне – ничә ел үткән?
Бүген Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсе өчен шатлыклы көн: өйләнешүләренә 15 ел.Җырчылар үзенең шатлыгын тамашачылары һәм инстаграмдагы 232 меңләп дуслары белән бүлешеп, бик матур фотолар элгән....
Бүген Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсе өчен шатлыклы көн: өйләнешүләренә 15 ел.

Җырчылар үзенең шатлыгын тамашачылары һәм инстаграмдагы 232 меңләп дуслары белән бүлешеп, бик матур фотолар элгән.
Нәкъ 15 ел элек Башкортстанның Əлшәй районында җырлы-моңлы яшь парның туе гөрләгән. Əти-әниләрен бик борчымаска дип, Гүзәл белән Илдар бар мәшәкатьне дә үз өсләренә алырга тырышкан.
Кәләшнең иң кадерле кунаклары булып, әти-әнисе һәм якыннары 10 машинага тулып Бардадан Башкортостанга килә. Туйны «Мунча ташы» резидентлары – Гамил Әсхәдулла белән Рөстәм Рахманкул алып барган.
“Бернинди ярдәмчеләрсез ул әзерлек эшләрне башкарырга безгә мәхәббәт ярдәм итте. Əйе, безне һәрчак зур мәхәббәт йөртә! Уңышыбызның бар сере – ул” дип яза Гүзәл Уразова.
Истәлеккә дип артистлар бүген зур туй фотосессиясе оештырган.

Комментарийлар