Логотип «Мәйдан» журналы

Федераль Сабан туенда батыр булып Муса Галләмов калды, ә машина башка көрәшчегә тапшырылды

7 июльдә Чувашия Республикасы Чабаксар шәһәрендә 18 нче мәртәбә федераль дәрәҗәдә Сабан туе үтте. Фото: http://president.tatar.ruСабан туе бәйрәменең иң күркәм мизгелләренең берсе — баш батырны ачыкла...

7 июльдә Чувашия Республикасы Чабаксар шәһәрендә 18 нче мәртәбә федераль дәрәҗәдә Сабан туе үтте.
print_4048067_3081478 Фото: http://president.tatar.ru
Сабан туе бәйрәменең иң күркәм мизгелләренең берсе — баш батырны ачыклау. Әлеге данлыклы исемгә Марий-Эл Республикасыннан Муса Галләмов лаек булды. Аңа тәкә, авырлык буенча төрле төркем батырларына кыйммәтле бүләкләргә сертификатлар тапшырылды. Шунысын да искәртеп үтик, Муса Галләмов 2015 елда узган федераль Сабан туе батыры да.
Федераль Сабан туе батырына әзерләнгән төп бүләк — автомобиль җирәбә уйнату нигезендә, 80 кг категориясендә батыр калган Чувашия Республикасы көрәшчесе Риназ Садаровка тапшырылды.
d244be01-c1ce-459c-b523-9538501a8b58-225x300 Фото: http://tatar-congress.org
Матбугат.ру

Комментарийлар