Ренат Ибраһимов Мәскәү Сабан туенда катнашучыны үз вилласында бер атна ял иттерәчәк
Ренат Ибраһимов Мәскәү Сабан туенда катнашучыны Ялтадагы вилласында бер атна ял иттерәчәк. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза. Фото: Рамил Гали21 июльдә Мәскәү Сабан туена килүчеләр өчен җырч...
Ренат Ибраһимов Мәскәү Сабан туенда катнашучыны Ялтадагы вилласында бер атна ял иттерәчәк. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Фото: Рамил Гали
21 июльдә Мәскәү Сабан туена килүчеләр өчен җырчы Ренат Ибраһимовтан махсус приз булачак.
Чаллы делегациясе Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә узачак бәйрәм уңаеннан үз программасын әзерли. Моннан тыш, мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары өчен дөнья кисәкләрен гәүдәләндергән алты мәйданчык оештырылачак. Аларны «Хәләл-җәй» ярминкәсе һәм концерт программасы көтә. Шулай ук җәй уртасында тимераякта шуарга, фигуралы шуу һәм хоккей йолдызларының мастер-классларында катнашырга мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.
Бәйрәмдә 2018 килограммлы чәкчәк тә тәкъдим ителәчәк.

Комментарийлар