Логотип «Мәйдан» журналы

Татар китапларын кайсы интернет-кибетләрдә сатып алып була?

Татарстан китап нәшрияты “Лабиринт”, "Библио-Глобус", Ozon.ru һәм My-shop интернет-кибетләрендә китаплар урнаштыру, шулай ук “ЛитРес” электрон китаплар сату мәйданчыгында сату буенча килешү төзегән. Б...

Татарстан китап нәшрияты “Лабиринт”, "Библио-Глобус", Ozon.ru һәм My-shop интернет-кибетләрендә китаплар урнаштыру, шулай ук “ЛитРес” электрон китаплар сату мәйданчыгында сату буенча килешү төзегән. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының матбугат хезмәте хәбәр итә.
0106 Фото: Михаил Захаров
Нәшрият үз басмаларын Россия һәм БДБ илләренең зур интернет-кибетләре аша сатуны җәелдерә.
Хәзер бу сайтлардан Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан классик татар шагыйрьләренең китапларын һәм татар мәдәнияты, тарихы турындагы китапларны сатып алырга мөмкин.
Әлеге онлайн-ритейлерлар Россиянең интернет-сәүдә сегментында алдынгы урыннар алып тора.
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар