Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "Haier" су­ыт­кыч­лар за­во­ды апрельдә үк эшли башларга мөмкин

Чаллыда "Haier" су­ыт­кыч­лар за­во­дын ин­де ап­рель­дә сафка кер­тер­гә җы­е­на­лар. Компания яңа то­вар­ны Рос­си­я­дә ге­нә тү­гел, якын чит ил­ләр­гә дә са­тар­га уйлый.КИП “Мас­тер” тер­ри­тори­...

Чаллыда "Haier" су­ыт­кыч­лар за­во­дын ин­де ап­рель­дә сафка кер­тер­гә җы­е­на­лар. 
haier
Компания яңа то­вар­ны Рос­си­я­дә ге­нә тү­гел, якын чит ил­ләр­гә дә са­тар­га уйлый.
КИП “Мас­тер” тер­ри­тори­я­сен­дә ур­наш­кан әле­ге за­вод про­ек­ты­на Кы­тай эш­мә­кәр­лә­ре 60 млн дол­лар кү­лә­мен­дә ин­вес­ти­ци­я­ләр са­рыф ит­те. За­вод­ны тө­зү ике этап­та баш­ка­ры­ла. Бе­рен­че­сен­дә – ку­ә­те елы­на 250 мең­гә якын су­ыт­кыч җи­теш­те­рү­че за­вод­ны саф­ка бас­ты­ру, икен­че­сен­дә әле­ге кү­ләм­не 500 мең­гә ка­дәр җит­ке­рү план­лаш­ты­ры­ла.
Haier ком­па­ни­я­се ди­зай­нер­ла­ры Чал­лы­да эш­лә­нә­чәк су­ыт­кыч­лар­ның 15 мо­де­лен тәкъ­дим итә. Әле­ге көн­кү­реш то­вар­ла­ры­ның төп өс­тен­ле­ге – электр энер­ги­я­сен бик аз са­рыф итә­ләр һәм эко­ло­гик як­тан да чис­та. Бәяләре бик кыйммәт булмас дигән өмет тә бар...
За­вод­та 500 ке­ше эш­лә­я­чәк. Та­гын 1500 ке­ше­не аут­со­ринг бу­ен­ча төр­ле хез­мәт­ләр­гә җә­леп итү план­лаш­ты­ры­ла. Хез­мәт­кәр­ләр­нең бер өле­ше ин­де бү­ген­нән эш­кә ке­ре­шер­гә әзер. Кай­бер­лә­ре Кы­тай­да тәҗ­ри­бә алып, укып кайт­ты. Шу­лай ук Ка­зан Фе­де­раль уни­вер­си­те­ты­ның Чал­лы­да­гы фи­ли­а­лын­да Haier ком­па­ни­я­се үзе­нең уку үзә­ген ач­ты. Би­ре­дә сту­дент­лар­ны укы­ту­дан тыш, про­ект­лау, мон­таж­лау һәм тех­ник хез­мәт күр­сә­тү бу­ен­ча һө­нә­ри ос­та­лык­ны ка­мил­ләш­те­рү курс­ла­ры эш­ли.
Бү­ген­ге көн­дә за­вод­ка эш­кә ур­на­шыр­га 300 ке­ше ин­де га­ри­за тап­шыр­ган. Агым­да­гы ел­ның ап­ре­ле­нә ка­дәр та­гын 250 ке­ше­не эш­кә ча­кы­ру күз­дә то­ты­ла. Ва­кан­си­я­ләр­гә кил­гән­дә, бү­ген за­вод­ка йөк тө­я­геч ма­ши­на йөр­тү­че, җи­һаз­лар­ны тө­зек­лән­де­рү­че, ин­же­нер-ме­ха­ник, ин­же­нер-энер­ге­тик, газ бе­лән эре­теп ябыш­ты­ру­чы, сле­сарь, са­ту бү­ле­ге җи­тәк­че­се ки­рәк икән.
 
 
Чыганак: http://shahrichalli.ru/tt

Комментарийлар