Логотип «Мәйдан» журналы

Гагарин кубогы кайсы район Сабантуена кайта?

Эмиль Гарипов Бирәзәгә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайта. Бу турыда "Арча хәбәрләре" газетасы хәбәр итә. Фото: Илнар Тухбатов / ИА Татар-информ"Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов Б...

Эмиль Гарипов Бирәзәгә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайта. Бу турыда "Арча хәбәрләре" газетасы хәбәр итә.
Россия. Казань. 22.03.2017 - Открытая тренировка ХК Ак Барс (фото: Ильнар Тухбатов / ИА Татар-информ) Эмиль Гарипов Фото: Илнар Тухбатов / ИА Татар-информ
"Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов Бирәзәдә Сабан туе үткәрәчәк, Гагарин кубогын да алып кайтачак. Бәйрәмгә шулай ук Данис Зарипов та көтелә.
"Арча хәбәрләре" газетасы бу турыда Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакировадан сораштырган.
"Сабан туе Казанныкы белән туры килмәсен өчен, 24 июньгә билгеләнде. Эмиль Гарипов иганәчесе булачак. Көрәш буенча абсолют батырга машина куя. Башка бүләкләр дә зурдан (суыткычлар һәм башкалар). “Ак Барс” командасы хоккейчылары, кубокны саклау өчен солдатларның да кайтуы көтелә", - дип сөйләгән Илфира Шакирова.

Комментарийлар