Логотип «Мәйдан» журналы

31 гыйнварда Халыкара зәркәнче көне билгеләп үтелә

31 гыйнварда дөньяда Халыкара зәркәнче (ювелир) көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне булдыру идеясе 2002 елда Костромада “Россиянең алтын боҗрасы” фестивалендә туган. 2008 елда Ташкентта яшь зәркә...

31 гыйнварда дөньяда Халыкара зәркәнче (ювелир) көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне булдыру идеясе 2002 елда Костромада “Россиянең алтын боҗрасы” фестивалендә туган.
 
2008 елда Ташкентта яшь зәркәнчеләр фестивалендә 31 гыйнварны Халыкара зәркәнче көне итеп билгеләргә карар кылына.
Ювелир сәнгатенең туган иле итеп Борынгы Греция санала. Биредә беренче тапкыр ташны уялар, кыйммәтле металлардан төрле асылташлар белән бизәнү әйберләре ясала.
Россиядә зәркән эшчәнлеге тамырлары белән тарихка, Киев Русе һәм Владимир-Суздаль кнәзлегенә (9-12 гасырлар) барып тоташа. Рус зәркән иҗатының үзәкләре булып борынгы шәһәрләр – Бөек Устюг, Вологда, Кострома, Түбән Новгород, Новгород, Псков, Ярославль, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм башкалар тора.
17 нче гасыр уртасында асылташлар табыла башлый. Уралда малахит, ә Себердә агат, сердолик, яшма ятмалары ачыла.
Фаберже зәркән йорты үз эшләнмәләрен барлык Европа, Азия һәм Африка корольлекләре йортларына эшләгән. Петр I вакытында Урал асылташлары зур танылу алган.
Екатерина II чоры рус ювелир сәнгатенең иң югары ноктасы булып санала. Гасырлар дәвамында салынган традицияләрне бүгенге заман осталары дәвам итә.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар