Логотип «Мәйдан» журналы

"Татар-информ" чыганагы: Тукай премиясе комиссиясе Камил Кәримов өчен тавыш биргән

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия язучы Камил Кәримов кандидатурасына тавыш биргән. Комиссия карары Татарстан Президенты тарафыннан хупланган очракта, 26 апрель кө...

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия язучы Камил Кәримов кандидатурасына тавыш биргән.
 
Комиссия карары Татарстан Президенты тарафыннан хупланган очракта, 26 апрель көнне Тукай исемендәге Дәүләт премиясе аңа тапшырылачак. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.
Комиссия әгъзаларының берсе, төгәллек бирүне сорагач, җавап бирмәде, әмма мәгълүматны кире какмады. Башка кандидатлар турында төгәл мәгълүмат юк.
Искәртеп үтәбез, Тукай исемендәге дәүләт премиясенә быел өч прозаик дәгъва итте – Камил Кәримов, Зиннур Хөснияр һәм Әхәт Гаффар. Аларның берсе генә – Камил Кәримов кына Татарстан язучылар берлеге идарәсе аша тәкъдим ителгән. Шуны истә тотып, “Татар-информ” бу кандидатның яклануы Татарстан язучылар берлегенең авторитетын арттыру булачак дип фаразлаган иде.

Комментарийлар