Логотип «Мәйдан» журналы

2018 елда Чаллының кайсы урамнарындагы юллар ремонтланачагы билгеле булды

2018 елда Чаллыда юлларны ремонтлау өчен 2,26 млрд сум акча тотарга планлаштырыла.План буенча Һади Такташ, Машина төзелеше, Раскольников, академик Королев, Марат Йосыпов, Татарстан, Шамил Усманов, "КА...

2018 елда Чаллыда юлларны ремонтлау өчен 2,26 млрд сум акча тотарга планлаштырыла.
План буенча Һади Такташ, Машина төзелеше, Раскольников, академик Королев, Марат Йосыпов, Татарстан, Шамил Усманов, "КАМАЗ-мастер" урамнарындагы юлларда ремонт эшләре башкарылачак. Шулай ук Хәсән Туфан, Автозавод, Тимерюлчылар һәм Вахитов проспектларында да ремонт булачак, дип яза "Челнинские известия" басмасы.
Төп проектлар булып ике урамны реконструкцияләү тора. Болар - Яңа шәһәрдәге Җиңүнең 40 еллыгы (40 лет Победы) һәм ЗЯБ бистәсендәге Һади Такташ урамнары. Анда тротуарларны, җәяүлеләр кичүләрен ремонтлау өчен комплекслы эшләр башкарылачак, урамны яктыртуга да игътибар ителәчәк. Халыклар дуслыгыннан башланып Яшьлек проспектына килеп терәлгән магистральне автомобиль юлына әйләндереп, анда җәмәгать транспорты җибәрәчәкләр.
Шулай ук яңа төзелеш тә планлаштырыла. Җиңүнең 40 еллыгы урамы 63 нче мәхәллә аша Әбсәламов урамына кадәр дәвам итеп төзеләчәк. Урамның буеннан-буена магистраль тротуарлар ясалачак.
2018 елда шулай ук кварталлар эчендәге юллар, сәламәтлек саклау һәм мәгариф оешмаларына керүче юллар да ремонтланыр дип планлаштырыла.
e78ed633306909cbdeb0765d7caed484
Мэриянең матбугат хезмәте юлларны ремонтлауның картасын тәкъдим итә. Кызыл төс белән "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" программасы кысаларында финансланучы юллар күрсәтелгән, яшел төс белән -  "Урам юллары челтәре ремонты" республика программасы буенча, зәңгәр белән - шәһәрнең сәнәгать өлешендәге юлларны ремонтлау программасы буенча.

Комментарийлар