Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда узачак мөселман киносы фестиваленә кайсы дәрәҗәле кунаклар киләсе билгеле булды

XIV Мөселман киносы фестивале Казанда 5-11 сентябрьдә узачак.Әлеге халыкара фестивальдә голливуд актеры, "Эмми", "MTV" һәм АКШ киноактерлары гильдиясе премияләре иясе Дэнни Гловер катнашуы көтелә. Фес...

XIV Мөселман киносы фестивале Казанда 5-11 сентябрьдә узачак.
Әлеге халыкара фестивальдә голливуд актеры, "Эмми", "MTV" һәм АКШ киноактерлары гильдиясе премияләре иясе Дэнни Гловер катнашуы көтелә. Фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  Казанга шулай ук совет һәм Россия театры һәм киносы актеры, Россиянең халык артисты  Эммануил Виторган һәм кинематографның башка күп кенә танылган вәкилләре киләчәк. Быел фестивальнең программа директоры - Россиянең "Ника" кино сәнгате академиясе академигы Сергей Лаврентьев. Ул моңа кадәр сайлап алу комиссиясен җитәкләде.
Мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен дистәләгән илдән гаризалар килде, шул исәптән, Мисыр, Төркия, Иран, Һиндстан, Кытай, Гыйрак, АКШ, Греция, Германия, Палестина, Иордания, Непал, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һ.б.

Комментарийлар