Логотип «Мәйдан» журналы

"Бигеш"тән Санкт-Петербургка 499 сумлык туры авиарейслар ачылды

27 мартта "Победа" авиакомпаниясе 189 кеше сыешлы  "Boeing 737-800"  самолетында "Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербург шәһәренә беренче туры авиарейс оештырды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.17 апрель...

27 мартта "Победа" авиакомпаниясе 189 кеше сыешлы  "Boeing 737-800"  самолетында "Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербург шәһәренә беренче туры авиарейс оештырды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
17 апрельгә кадәр әлеге рейс белән сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә очарга мөмкин булачак:
- "Пулково" аэропортыннан 15:30 да оча – "Бигеш"кә 17:40 та төшә;
- "Бигеш" тән 18:05 тә - "Пулково"га 20:15 тә;
Ә 18 апрельдән 27 октябрьгә кадәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә:
- "Пулково"дан  17:40 та – "Бигеш" кә  19:50 дә;
- "Бигеш" тән 20:15 тә - "Пулково"га 22:25 тә;
Аэропортның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юл озынлыгы 2 сәгать 20 минутны тәшкил итәчәк. Билет бәясе - 499 сум. (Әлеге суммага йөк бәясе кертелмәгән, кул йөге 36x30x27 см дан зур булмаска тиеш).

Комментарийлар

Реклама