Логотип «Мәйдан» журналы

30 август — Татарстан Республикасы көне!

Тыныч булсын Татарстан таңнары, уңышлы булсын бүгенгесе, якты булсын киләчәге! Бәйрәм белән!Туган җирем — ТатарстанИдел ярларына нурлар сибепМатур булып ата бездә таң.Таң шикелле якты Туган илем,Бәхет...

Тыныч булсын Татарстан таңнары, уңышлы булсын бүгенгесе, якты булсын киләчәге! Бәйрәм белән!


Туган җирем — Татарстан
Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан.
Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.
Биш диңгезгә карап елмайгандай,
Балкый безнең Казан ерактан.
Коры җирне шаулы диңгез итә
Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан.
Күпме җырлар җырлый халкым бүген,
Туган җирем, синең турында.
Мин бәхетле сине сөюемне
Әйтә алсам шушы җырымда.


Гөлшат ЗӘЙНӘШЕВА

Комментарийлар