Логотип «Мәйдан» журналы

30 август — Татарстан Республикасы көне!

Татарстан Республикасы көне — күпмилләтле дәүләт көне ул. Төрлебез төрле диндә, миләттә булсак та, тату һәм дус яшибез. Һәм яшәргә тиешбез дә. Татарстан-бәйсез дәүләт. 1990 нчы елның 30 нчы августында...

Татарстан Республикасы көне — күпмилләтле дәүләт көне ул. Төрлебез төрле диндә, миләттә булсак та, тату һәм дус яшибез. Һәм яшәргә тиешбез дә.


 Татарстанәйсез дәүләт. 1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация һәм 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Конституциябез кабул ителде, 1994 нче елның 15 нче февралендә Шартнамәгә кул куелды.


Тыныч булсын Татарстан таңнары, уңышлы булсын бүгенгесе, якты булсын киләчәге! Бәйрәм белән!



Туган җирем — Татарстан
 
Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан.
 
Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.
 
Биш диңгезгә карап елмайгандай,
Балкый безнең Казан ерактан.
Коры җирне шаулы диңгез итә
Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан.
 
Күпме җырлар җырлый халкым бүген,
Туган җирем, синең турында.
Мин бәхетле сине сөюемне
Әйтә алсам шушы җырымда.
 

Гөлшат ЗӘЙНӘШЕВА


Фото: https://www.habarolog.ru/2020/05/11/k-100-letiju-obrazovanija-respubliki-tatarstan/


 
 

Комментарийлар