Логотип «Мәйдан» журналы

“Казан” Халыкара аэропорты граждан авиациясе “Оскары” алды

“Казан” Халыкара аэропорты Россиядә һәм БДБ илләрендә иң яхшысы дип танылды. Фото: http://mindortrans.tatarstan.ruБүләкләү тантанасы 21 мартта Стокгольмда үтте, Татарстан башкаласы аэропорты анда дәрә...

“Казан” Халыкара аэропорты Россиядә һәм БДБ илләрендә иң яхшысы дип танылды.
26_1155099_big Фото: http://mindortrans.tatarstan.ru
Бүләкләү тантанасы 21 мартта Стокгольмда үтте, Татарстан башкаласы аэропорты анда дәрәҗәле бүләк алган Россиянең бердәнбер аэропорты булды.
Skytrax дәрәҗәле консалтинг компаниясенең World Airport Awards премиясе объектив һәм мактаулы премия булып тора һәм “Оскар” эквиваленты булып санала. Әлеге премия пассажирлар фикере буенча тапшырыла.
Быел шулай ук әлеге премиягә “Чанги” (Сингапур), “Хитроу” (Лондон), Токио, Абу-Даби, Цюрих, Мюнхен, Лос-Анджелес һ.б. аэропортлар алды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Комментарийлар