Логотип «Мәйдан» журналы

Вахит Имамовның "Карабәк" һәм "Каенсар" романнары дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында язучы Вахит Имамовның "Карабәк" һәм "Каенсар" романнары кергән китабы басылып чыкты."Карабәк" Алтын Урда дәүләте тарихындагы иң катлаулы һәм канкойгыч чорны күз алдына баст...

Татарстан китап нәшриятында язучы Вахит Имамовның "Карабәк" һәм "Каенсар" романнары кергән китабы басылып чыкты.
5a22d4f4-665f-49b0-b62d-39ff50924654_cx0_cy54_cw0_w1023_r1_s
"Карабәк" Алтын Урда дәүләте тарихындагы иң катлаулы һәм канкойгыч чорны күз алдына бастыра, ә "Каенсар" инкыйлабтан соң татарның күргән михнәтләрен, заяга узган гомерен тасвирлый ди автор.
"Китапның автор данәләрен яңа гына кулга тапшырдылар", диде Вахит Имамов Азатлыкка. Автор сүзләренчә, "Карабәк" - тарихи роман. "Ул Алтын Урда дәүләтенең иң катлаулы, болгавыр һәм мәхшәрле дәверен чагылдыра.
"1357 елда әтисе Җанибәк ханны үтереп, тәхеткә кансыз Бирдебәк менгәннән соң, Сарай-Бәркәдә туктаусыз рәвештә ханнар алышына башлый, 20 ел дәверендә 25 кә якын хан йә суеп үтерелә, йә куып җибәрелә. Ниһаять, тәхеткә Туктамыш хан менгәннән соң гына беркадәр тотрыклык башлана. Үзенә кадәр ике мәртәбә – 1361 һәм 1367 елларда Алтын Урда тәхетенә утырып алган һәм аннан куылган Габдулла хан-Карабәкне Туктамыш хан үзенә якынайта. Туктамыш Карабәкне Мәскәү кенәзлеге белән Сарай-Бәркә арасында яткан Болгар әмирлеген аякка бастыру, анда крепостьлар төзү өчен озата.
Карабәк Кырым ярымутравындагы Гәрәй кабиләсенең бер өлешен, аннары Кавказ итәгендә, Идел тамагында, Сакмар буйларында яшәгән татарларны җыйнап, аларны 17 мең арба белән элеккеге Болгар дәүләте җирләренә алып килә. Шушы күчмәннәр әүвәл 1382 елда, Туктамыш хан Мәскәүне яулап алган сугыш походында сынала. Аннары инде болгар-татар ирләре 1391 һәм 1395 елларда Кондырча белән Терек елгалары буенда Аксак Тимергә каршы яуларда да катнаша. Ә Аксак Тимерне үз иле – Алтын Урда өстенә Туктамыш аның әтисен үтергән өчен качып киткән һәм Сәмәрканд әмире янында сыену тапкан Идегәй мирза алып килә. Шушы исемнәрне атаудан соң ук аңлашыладыр, роман Алтын Урда дәүләте тарихындагы иң катлаулы һәм канкойгыч чорны күз алдына бастыра. Шушы яулардан соң инде Алтын Урда кабат аягына баса алмый, төрки халыкларның бер-берсе өстенә чапкан яулары Урданы тәмам бөлгенлеккә төшерә. Роман да әүвәл Идегәйнең Туктамышны, ә ә Туктамыш яраны булган Хәсән бәкнең икейөзле Идегәйне юк итүе белән тәмамлана", дип сөйли язучы.
"Каенсар" романы Вахит Имамовның үз туган ягы – Татарстанның Актаныш районында 1917 елгы инкыйлабтан соңгы вакыйгаларны сурәтләүгә багышланган. Әмма язучы сүзләренчә, әсәр бер район көзгесе генә булып кабул ителә алмый.
"Колхозларга чыбыркылап куып кертү, барча авылның тормышын-егәрен үз кулында тоткан таза крестьяннарны "кулак"ка чыгарып, читкә кууларны, шәхес культы-кызыл террор фаҗигаләрен, II дөнья сугышы михнәтләрен, аннан соң җимерелгән илне аякка бастыру өчен түгелгән көч һәм тир - бу мәхшәрле вакыйгаларның һәммәсен дә бөтен ил буенча чәчелгән һәрбер татар кичкән. Ил хакына, тынычлык хакына дип икешәр-өчәр буын үз җегәрен түккән, ләкин ахыр чиктә алар тир түгеп төзегән колхозларга да кичәге коммунист яраннары хуҗа булып алган. Татарның зая үткән гомере әнә шундый", ди Вахит Имамов.
Вахит Имамов – язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, күпсанлы тарихи романнар авторы, "Мәдәни җомга" газеты мөхәррире. 2014 елда "Утлы дала" романы өчен Тукай бүләгенә лаек булды.
https://www.azatliq.org

Комментарийлар