Логотип «Мәйдан» журналы

27 июнь сынамышларын белегез!

Бүген яңгыр яуса, яңгырлы көннәр бер атнага сузылачак, дип фаразлый халык сынамышы.Әгәр кемдер яңгыр көтә, ә ул яумый икән, борынгылар кычыткан сабакларын кисәргә киңәш иткән. Кычытканнан күтәрелгән п...

Бүген яңгыр яуса, яңгырлы көннәр бер атнага сузылачак, дип фаразлый халык сынамышы.
jej-kyzy
Әгәр кемдер яңгыр көтә, ә ул яумый икән, борынгылар кычыткан сабакларын кисәргә киңәш иткән. Кычытканнан күтәрелгән пар күккә барып җитеп, яңгыр яудыра, имеш.
Соң чәчелә торган карабодайны элек нәкъ 27 июньдә чәчү хәерле, дип санаганнар.
Бүген күл-елгаларда кыр үрдәкләре кычкырудан туктап, тынып калса, яшен булачак.
Ябалак йомырка салса, алдагы көннәр яңгырлы булачак.
Бүген атлар кешнәсә, солы уңачак.
Чебен-черки күп очса, гөмбә һәм җиләк уңачак.
26сыннан 27сенә күргән төш – буш төш. Ә менә 27сендә көндез йокласагыз, төшегезгә дошманыгыз керергә мөмкин.
27 июньдә туган кешеләрдә үсемлекләр үсешенә йогынты ясый алу сәләте бар. Талисман итеп аларга коралл ташын тагарга киңәш ителә.
 
Фото: https://pixabay.com/

«Кызыл таң»

Комментарийлар