Логотип «Мәйдан» журналы

26 марттан таләпләр тагын да арта

26 марттан руль артындагы шоферларны трубкага өрдереп кенә калмыйча, бәвел анализы тапшырырга да мәҗбүр итәчәкләр.Бу шоферның наркоманмы-түгелме икәнлеген ачыклау өчен эшләнә. Сәламәтлек саклау минист...


26 марттан руль артындагы шоферларны трубкага өрдереп кенә калмыйча, бәвел анализы тапшырырга да мәҗбүр итәчәкләр.



ui-55de92f7c401c9.35142868
Бу шоферның наркоманмы-түгелме икәнлеген ачыклау өчен эшләнә. Сәламәтлек саклау министрлыгының тиешле боерыгы шимбәдән үз көченә керә.
Аның нигезендә хәзер туктатылган шофер табиб бүлмәсендә алкотестерга 20 минут ара белән ике тапкыр өрә. Әгәр ул 0,16 мг алкоголь барлыгын күрсәтсә, гражданин исерек булып санала. Ә менә аннары шофер урында ук сидек яки 30 минут эчендә аны тапшыра алмаса кан тапшырырга тиеш була. Менә монысы наркотик белән бәйлелекне күрсәтәчәк.
Моннан тыш, инспектор шоферның үз-үзен сәер тотуына тап булса, аны алкотестерда тикшермичә дә табибка юллый ала.
МВД, үз чиратында, инспекторларга беркетмәсез һәм пүнәтәйләрсез файдалану өчен лампочкалы экспресс-индикаторлар куллануны рөхсәт итә торган боерык проектын әзерләгән.

 
http://almet-rt.ru/tt

Комментарийлар