Логотип «Мәйдан» журналы

26 март - шагыйрь Айрат Суфияновның туган көне

Бүген танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, "Мәйдан" журналы хезмәткәре Айрат Тәлгать улы Суфияновның туган көне.Айрат абый, туган көнегез котлы булсын! Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле г...

Бүген танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, "Мәйдан" журналы хезмәткәре Айрат Тәлгать улы Суфияновның туган көне.Айрат абый, туган көнегез котлы булсын! Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле гомер, күңел тынычлыгы, озын иҗат юллары телибез.
 
Айрат Суфиянов 1958 елның 26 мартында Башкортостан Республикасы Балтач районы Усман авылында туа. 1975 елда Нөркә урта мәктәбен тәмамлый. 1975–1978 елларда Уфада энергетика техникумында укый. Армия сафларында хезмәт итә. 1981 елдан 1985 елга кадәр Коми АССРда яши. 1985–2017 елларда КАМАЗның двигательләр заводында хезмәт куя. «Кылычлы җил» (2006) исемле китап авторы.
2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Комментарийлар