Логотип «Мәйдан» журналы

26 май шагыйрә Рәзинә Мөхиярованың туган көне

Бүген шагыйрә, тел галлиме, филология фәннәре кандидаты Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярованың туган көне.Гомер бәйрәмегез мөбарәк булсын! Бәхетле гомер, ныклы сәламәтлек, эшегездә һәм иҗатыгызда уңышлар...

Бүген шагыйрә, тел галлиме, филология фәннәре кандидаты Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярованың туган көне.
Гомер бәйрәмегез мөбарәк булсын! Бәхетле гомер, ныклы сәламәтлек, эшегездә һәм иҗатыгызда уңышлар теләп калабыз.
Теләк—дога
Һәр фасылның үзгә матурлыгы;
Һәр чорның да үзгә ягымлыгы.
Шөкер, Аллаһ, һәрбер көнеңә дә,
Кереп барам гомер көземә дә.
Матурлыклар йөздә кимесә кич,
Күңел – байлык... арта, кимеми һич.
Шөкер, Аллаһ, мине буш итмәдең,
Бер минутка ташлап син китмәдең.
Теләк — дога һәрбер язган сүзем,
Матурлыклар күрә ике күзем.
Шөкер, Аллаһ, диеп кенә дәшәм,
Чәчкә-бәйләм сүзләр җиргә чәчәм.
Рәзинә МӨХИЯР

Комментарийлар