Логотип «Мәйдан» журналы

26 декабрь Россиядә матәм көне дип игълан ителде

Иртәгә, 26 декабрьдә, Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә Россиядә матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде дип хәбәр итә ТАСС.Исеге...

Иртәгә, 26 декабрьдә, Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә Россиядә матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде дип хәбәр итә ТАСС.
259f1816162ba86eddec3abc428a225a
Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты якшәмбе иртәсендә Сочидан кузгалып китеп 20 минуттан соң радарлардан югала. Аның Кара диңгезгә егылып төшкәнлеге мәгълүм була. Самолет бортында өч федераль каналның - Первый, НТВ һәм «Звезда» журналистлары, Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, шулай ук, Елизавета Глинка булган.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар