Логотип «Мәйдан» журналы

25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр и...

25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Язгы - җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе арту сәбәпле, 25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә», – дип ачыкладылар Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Режим гамәлдә булган чорда коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта (учакта яки мангалларда) ризык әзерләү, шулай ук пиротехника әйберләрен куллану тыела.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/15/184585/

Комментарийлар