Логотип «Мәйдан» журналы

24 хатыны һәм 145 баласы бар: Канадада күпхатынлылык буенча рекорд куйган ир-атны хөкем иттеләр

Канадада хатыннары һәм балалары башка сыймаслык санда күп булган ир-атка суд карары чыгарылган.Daily Mail хәбәр итүенчә, 61 яшьлек  Уинстон Блэкморның 24 хатыны һәм 145 баласы бар. Ике дистәдән хатын-...

Канадада хатыннары һәм балалары башка сыймаслык санда күп булган ир-атка суд карары чыгарылган.
Daily Mail хәбәр итүенчә, 61 яшьлек  Уинстон Блэкморның 24 хатыны һәм 145 баласы бар. Ике дистәдән хатын-кыз белән бәйләнештә торуда канадалыны узган елны ук гаепләгәннәр иде. Ир-ат һәм аның зур гаиләсе үз-үзен туендыручы мормоннар общинасында яши. Ирнең барлык хатыннары белән өйләнешүе дә мормоннар гореф-гадәтләре буенча эшләнгән. Ә Канада кануннары буенча, күпхатынлылык җинаять дип санала, шунлыктан әлеге иргә алты ай өй сагы астында тору һәм 150 сәгать иҗтимагый эшләрдә эшләргә дигән хөкем карары чыгарылган.
 
Чыганак: https://islam-today.ru/

Комментарийлар