21 ноябрьдә Мөслимдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре кысаларында район мәктәпләрендә язучылар белән очрашулар үтте.
Россия Федерациясенең Мәгариф отличнигы, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәҗанов белән язучы Әлфия Ситдыйкова Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә укучылар белән очраштылар. Балаларның чыгышлары, сәнгатьле итеп шигырь укулары, кызыксынып тыңлаулары, әдипләргә сораулар бирүләре сокландырды.
500 балага белем бирүче мәктәпнең эшчәнлеге белән танышып, татар теле һәм әдәбияты дәресендә катнашып, язучылар укучыларны үз иҗатлары белән таныштырдылар. Мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк итеп бирделәр. Күпкырлы талант иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов төрле уен коралларында уйнаганда, нәсел шәҗәрәсе белән таныштырганда, балалар соклануларын алкышлар белән белдерде.
Әлфия СИТДЫЙКОВА
Комментарийлар