21 февраль — Халыкара туган тел көне!
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез!Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чы...
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез!
Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.
Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
Туган тел турында шагыйрьләребез дә күп яза... Шуларның кайберләре.
Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Габдулла Тукай.
Туган тел
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә,
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.
Атом көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкать кардәш, туганын.
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем - бәгърем, син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.
Хәсән Туфан
Туган тел хакында
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип
Күзләреңә яшьләр тыгылыр -
Туган телең әнә шул булыр!
Зөлфәт
Тел ил белән икән
Язмышым, рәхмәттән башка
Бер сүзем юк бу җиргә,
Мин риза-бәхил; колак сал
Минем соңгы гозергә.
Мин башка гозерләр белән
Сине бүтән йөдәтмәм,
Язмышым, үзең аердың,
Юк әткәм һәм юк әнкәм,
Юк җирдә башка шатлыгым.
Әйтче, мин кемнән, я, ким ?
Әткәмнән мәхрүм итсәң дә,
Телемнән итмә ятим.
Сибгат Хәким
Ана теле
Һәркемгә дә иң газиз тел ана теле,
Янда гына сабый чакның раушан гөле
Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,
Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.
Ана телем, сине өзелеп яратканга,
Очам дисәк безгә булдың канатлар да;
Дошман белән көрәшкәндә - үткен кылыч,
Балдай татлы — дуслар белән сайрашканда.
Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,
Сусаганда эссе чүлдә су табасың;
Алышларда арысланга тиңдәш итеп,
Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.
Җырларның да иң татлысы синдә генә,
Уйларның да иң яктысы синдә генә.
Туган илнең, туган телнең матурлыгы
Якты илһам бирми икән кемгә генә!
Кайчагында адашкандай булам да мин,
Уңны-сулны шәйләмичә егылам, димен,
Туган телем балкыта да барыр юлны,
Күз алдымда ярылып ята кыйблам минем.
Гамил Афзал
Туган телем
Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,
Әткәм чөеп-чөеп әйткән,
Апам биеп-биеп әйткән
Матур сүзләр җанымдадыр!
Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,
Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,
Абзам сынап-сынап әйткән
Зирәк сүзләр адымдадыр!
Язда уйнап-уйнап үскән,
Җәйдә буйлап-буйлап үскән,
Көздә уйлап-уйлап үскән
Туган телем канымдадыр!
Телгә тимә - аңга тимә,
Телгә тимә - канга тимә,
Телгә тимә - намга тимә,
Телгә тимә - җанга тимә!
Шәүкәт Галиев
Ана теле
Синдәдер ул –
япан дала киңлекләре, дисәм,
шул далаң күкрәгеннән җилле атларда җилдерә алырмынмы,
газиз Ана теле?!
Синдәдер ул –
кара урман ешкынлыклары, дисәм, шул урманың аланнарында
адашып кала алырмынмы,
газиз Ана теле?!
Синдәдер ул –
чиксез диңгез тирәнлекләре, дисәм, шул диңгезең дулкыннарын
колачлап йөзә алырмынмы,
газиз Ана теле?!
Синдәдер ул –
кыя-таулар мәңгелеге, дисәм,
шул кыяларың биеклегеннән торып күк бәгеренә кушыла алырмынмы,
газиз Ана теле?!
Менә мин уй җитмәс олылыгың каршында гади бер улың булып, гали бер колың булып сәҗдә кылам;
Үткәннәрдә калыр “ киләчәккә барыр юлыңа мәңге тугры булырга ант итеп баш иям.
.. “Аллаһ”, ата-ана дигән иң изге сүзләрнең галәми түгәрәк, кояшлыбалдак хасил иткән камил яңгырашы –
Ул синдәдер, синдә генә.
Бөек телләр арасында үз бөеклегеңне кылыч чыңы белән түгел, тыныч җырың белән раслый алу инсафлыгы –
Ул - синдәдер, синдә генә…
Уеп язылган борынгы таш китапларны, утлы гасырлар аша китереп, дөнья хәтеренә куша алу олпатлыгы –
Ул- синдәдер, синдә генә.
Кальбеңдәге дала моңы, урман сере, дәря куәте, таулар горурлыгы –
Ул - синдәдер, синдә генә…
Изге Тел иясе!
Илгә сан була алган күпме инсан, иманлы инанып, олылыгың каршында рәхмәтле хисләрдән баш ия бүген. Туган телгә тугрылар тәкдиренә - гомерлек тел ачкычлары, мәңгелек тел баскычлары!
Минем өчен шушы телдә-
кояш чыга, җир әйләнә, йолдыз калка.
Минем өчен шушы телдә –
кошлар сайрый, җилләр исә, дөнья гүли.
Минем өчен шушы телдә –
Идел ага, иген үсә, илем ныгый
Минем өчен шушы телдә -
тормыш гаме, бәхет тәме, дөнья яме.
Кылычтан кыелмаган ул, упкынга убылмаган, ялкыннан ялмалмаган ул, алтынга алданмаган – менә шундый үлемсез тел бит ул – Ходай кодрәте белән иңдерелгән
Газиз ана теле!
Марсель Галиев
Туган телем
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.
“Балам!” – диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!” – дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Энҗе Мөэминова
Сөйләшәләр безнеңчә
Җирдә нинди илләр юк,
Нинди генә телләр юк.
Һәркем сөйли үзенчә,
Сөйләшәләр безнеңчә.
Эреп китәм май кебек,
Йөзәм тулган ай кебек.
Яктырганнан яктыра.
Күңелдә таң аттыра
Балдан да татлы телем,
Нәфис һәм затлы телем.
Хакимҗан Халиков
Комментарийлар