Логотип «Мәйдан» журналы

2022 елдан пенсия тупланмаларының яңа системасын кертәчәкләр

 Тупланма пенсиянең яңа төре — гарантияләнгән пенсия планы (ГПП) - 2022 елдан эшли башларга тиеш. Бу хакта Үзәк Банк рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.«Система 2...


 Тупланма пенсиянең яңа төре — гарантияләнгән пенсия планы (ГПП) - 2022 елдан эшли башларга тиеш. Бу хакта Үзәк Банк рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.



«Система 2022 елның 1 гыйнварында эшли башлаячак, дип күзаллана» - дип сөйләде Дәүләт Думасында узган киңәшмә барышында Швецов.


Аның сүзләренчә, февраль урталарында проект буенча җәмәгатьчелек фикер алышуын төгәлләү һәм фикер алышу нәтиҗәләрен үз эченә алган редакцияне бастырып чыгару планлаштырыла. Документны Дәүләт Думасына быел көзге сессия башында карауга кертергә ниятлиләр.


Яңа система, акча ирекле рәвештә дәүләтнеке булмаган фондларга күчерелеп, россиялеләргә мөстәкыйль рәвештә яки эш бирүче ярдәме белән тупланма булдырырга мөмкинлек бирәчәк.


Гарантияләнгән пенсия планы счетларыннан файдаланучыларга берничә салым ташламасы бирелә.

 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар