Логотип «Мәйдан» журналы

2022 елда Түбән Камада өч телдә белем бирә торган яңа мәктәп ачылачак

2022 елда Түбән Камада полилингваль белем бирү үзәге ачылачак. Анда укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Бу хакта бүген Казанда Рөстәм Миңнеханов алып барган киңәшмәдә билгеле булды....

2022 елда Түбән Камада полилингваль белем бирү үзәге ачылачак. Анда укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Бу хакта бүген Казанда Рөстәм Миңнеханов алып барган киңәшмәдә билгеле булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
2022 елда Түбән Камада өч телдә белем бирә торган яңа мәктәп ачылачак
Инициатива Минтимер Шәймиевнеке, әлеге тәкъдим Владимир Путин тарафыннан да хупланылды. Республикада шундый алты объект барлыкка киләчәк. Комплекс өч телдә белем бирүне тәэмин итүгә нигезләнгән, мәгарифтәге алдынгы, нәтиҗәле практикаларны кулланучы мәктәп булырга тиеш,
Комплекс составына, мәктәп бинасыннан тыш, балалар бакчасы, өстәмә белем бирү үзәге дә керәчәк.
Рөстәм Миңнеханов балаларның туган телләрен һәм ким дигәндә, бер чит ил телне белергә тиешлеген билгеләп үтте.
"Моның өчен тиешле система булдырырга, методология әзерләргә кирәк һәм, әлбәттә, без телләрне, бигрәк тә туган телләрне өйрәнү системасын камилләштерү турында күп сөйләштек. Белем бирү комплекслары базасында без мәгарифнең тулы бер системасын камилләштерә алачакбыз", - диде республика Президенты.
Фото: tat.e-nkama.ru

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/02/183726/

Комментарийлар