Логотип «Мәйдан» журналы

2020 елның II яртыеллыгына «Мәйдан» журналына язылу башланды

Беренче апрельдән 2020 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу башланды.Вакытлыча өйдә утырырга мәҗбүр булсак та, тормыш дәвам итә! Матбугатка хәзер өйдән гел чыкмыйча, Татарстан дәүләт хез...

Беренче апрельдән 2020 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу башланды.
Вакытлыча өйдә утырырга мәҗбүр булсак та, тормыш дәвам итә! Матбугатка хәзер өйдән гел чыкмыйча, Татарстан дәүләт хезмәте электрон порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) «Подписка» дигән сәхифә аша да, http://www.tatmedia.ru/podpiska/ адресы буенча урнашкан „ТАТМЕДИА“ сайты аша да язылырга мөмкин.
podpiska-dlya-sajta
«Мәйдан» журналы — Татарстан Республикасында һәм шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан яратып укылучы татар басмасы. Журнал битләрендә романнар, повестьлар, хикәяләр, драма әсәрләре, шигырьләр, публицистик язмалар, Татарстан һәм татар халкы тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдыручы, күренекле милләттәшләр белән таныштыручы язмалар укырга мөмкин.
Чаллыда берәр оешма журналга язылырга тели икән, андыйларга үзебез барып, яздырып кайтабыз һәм журнал чыгуга китереп  бирәбез.
Элемтә бүлекләре аша язылу бәясе – 507 сум.
Индексыбыз – П2356
Телефон номерыбыз (88552) 59-75-84, (88552) 59-65-84
Электрон адресыбыз: maydan06@mail.ru
Язылыгыз! Бергә калыйк!

Комментарийлар