Логотип «Мәйдан» журналы

2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе арта

2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,6 процентка арта. Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.Фондта билгеләп үтүләренчә, индексация нәтиҗәсендә «...



2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,6 процентка арта. Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.


Фондта билгеләп үтүләренчә, индексация нәтиҗәсендә «түләүләр аена уртача алганда бер мең сумга артачак», ул иминият пенсияләре турындагы законда каралган вакыттан бер айга алданрак күтәреләчәк.


Нәтиҗәдә, Яңа ел башыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе күләме уртача алганда 16,4 мең сум тәшкил итәчәк. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларның пенсиясе 46,5 мең һәм 39,9 мең сумга җитәчәк, дип искәрттеләр Россия Пенсия фондында.


Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы, пенсия арту сәбәпле, 2019 елга һәм 2020-2021 еллардагы план чорына Россия Пенсия фондының бюджеты 80,6 миллиард сумга арттырылуы турында хәбәр иткән иде. Шул хактагы законны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар