2020 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре билгеле
2020 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.26 гыйнвар Һиҗри календарь буенча 1 җөмәдәл-ахыр көне була. 24 февральдә (30 җөмәдәл-...
2020 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
26 гыйнвар Һиҗри календарь буенча 1 җөмәдәл-ахыр көне була. 24 февральдә (30 җөмәдәл-ахыр) Рәгаиб кичәсе бәйрәм ителә.
25 февраль Һиҗри календарь буенча 1 раҗәб. 21 мартта Мигъраҗ кичәсе.
25 март Һиҗри календарь буенча 1 шәгъбан. 7 апрельдә Бәраәт кичәсе.
24 апрель Һиҗри календарь буенча 1 рамазан, бу көнне Рамазан ае башлана. 19 майда Кадер кичәсе була.
24 майда Һиҗри календарь буенча 1 шәүвәл, Ураза гаете була.
22 июнь Һиҗри календарь буенча 1 зөлкагдә.
22 июль Һиҗри календарь буенча 1 зөлхиҗҗә. 30 июльдә Гарәфәт көне. 31 июльдә Корбан гаете.
1, 2, 3 август 11, 12, 13 зөлхиҗҗә Тәшрикъ көннәре. 20 август 1 мөхәррәм Һиҗри буенча 1442 ел башлана. 29 август та Гашурә көне
18 сентябрь Һиҗри календарь буенча 1 сафәр.
18 октябрь Һиҗри календарь буенча 1 рабигыль-әүвәл.
28 октябрь Һиҗри календарь буенча 11 рабигыль-әүвәл, Мәүлид ән-Нәби бәйрәме.
16 ноябрь Һиҗри календарь буенча 1 рабигыль-ахыр
16 декабрь Һиҗри календарь буенча 1 җөмәдәл-әүвәл.
Комментарийлар