Логотип «Мәйдан» журналы

2020 елда ана капиталының күләме ничә сумга җитәчәк?

Ана капиталы 2016 елдан соң беренче тапкыр 2020 елда индексацияләнеп, аның күләме 470 мең сумга җитәчәк. Фото: архив/Салават КамалетдиновДәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «...

Ана капиталы 2016 елдан соң беренче тапкыр 2020 елда индексацияләнеп, аның күләме 470 мең сумга җитәчәк.



8741 Фото: архив/Салават Камалетдинов


Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсына шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә ана капиталының күләме 453 мең сум тәшкил итә. 2020 елга ул 17 мең сумга диярлек артып, 470 мең сумга җитәчәк», - диде парламентарий.
Айрат Фәррахов әйтүенчә, 2019 елда ана капиталын индексацияләү күздә тотылмый һәм ул 453 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк.
Ана капиталы яшь гаиләләргә ярдәм чарасы буларак һәм туучылар санын арттыру максатыннан 2007 елда кабул ителде. Ул чагында аның күләме 250 мең сум тәшкил итә иде.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/03/176332/

Комментарийлар