Логотип «Мәйдан» журналы

2020 ел ахырында Чаллыда аквапарк төзелә башлаячак

2020 ел ахырында Чаллыда аквапарк төзи башлаячаклар. Шәһәр мэриясе инвесторлар сайларга керешкән. Яңа объект Чулман проспектында төзелеп бетмәгән Спорт сарае җимерекләре урынында төзеләчәк.Бу турыда Ч...

2020 ел ахырында Чаллыда аквапарк төзи башлаячаклар. Шәһәр мэриясе инвесторлар сайларга керешкән. Яңа объект Чулман проспектында төзелеп бетмәгән Спорт сарае җимерекләре урынында төзеләчәк.
2020 ел ахырында Чаллыда аквапарк төзелә башлаячак
Бу турыда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Татар-информ»га биргән интервьюсында әйтте.
«Быел инвесторны сайлап алырбыз дип уйлыйм һәм 2020 ел ахырында аквапарк төзелеше башланачак. Үз акчаларына аквапарк төзергә теләүче инвесторлар бар», — диде Наил Мәһдиев.
Шулай ук мэр Чулман проспектында Көрәш сарае һәм ясалма бозлы объектлар төзелеше планлаштырылуын әйтте.

Фото: pixabay.com CC0 Creative Commons, Владимир Васильев

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/01/180013/

Комментарийлар