Логотип «Мәйдан» журналы

2019 елда «Тоталь диктант»та Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре дә катнашты

Татарстанда «Тоталь диктант»та катнашучылар саны, 2018 ел белән чагыштырганда, 2 мең кешегә артты – акциядә беренче тапкыр республиканың 43 муниципаль берәмлеге дә катнашты.Татарстан Республикасында «...

Татарстанда «Тоталь диктант»та катнашучылар саны, 2018 ел белән чагыштырганда, 2 мең кешегә артты – акциядә беренче тапкыр республиканың 43 муниципаль берәмлеге дә катнашты.
2019 елда «Тоталь диктант»та Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре дә катнашты
Татарстан Республикасында «Тоталь диктант» акциясенең Рус теле укытучылары һәм филологлар республика эксперт советы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары Ирина Александровская «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
Пресс-конференция о итогах Всероссийской акции
«Республикабыздагы барлык муниципаль районнар да «Тоталь диктант» акциясендә катнашты. Әлеге уңайдан Татарстанда 91 мәйданчык (шуларның 27се – Казанда) булдырылды. Без нәтиҗәләрдән канәгать, чөнки узган елда акциядә 4001 кеше катнашкан булса, быел аларның саны 6005кә җитте. Бу – бик зур үсеш. Киләсе елда акциядә катнашучылар саны тагын да артыр дип өметләнәбез», - диде спикер.
Ул шулай ук Россия буенча катнашучылар саны – 9 мең, республикада 2 мең кешегә артуын искәртте. «Без моның белән бик тә горурланабыз», - дип сүзен йомгаклады Александровская.

  • «Тоталь диктант» акциясе 13 апрельдә дөньяның 81 илендә узды. Акциядә катнашучыларга язучы, әдәбият белгече, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Павел Басинскийның тексты тәкъдим ителде.


Фото: Абдул Фархан,Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/29/185441/

Комментарийлар