Логотип «Мәйдан» журналы

2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» проекты буенча 18 ГТО мәйданчыгы ясалган

2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча Чаллы шәһәрендә һәм Апас районында 2 футбол кыры һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу эшләр «Демография» илкүләм...


2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча Чаллы шәһәрендә һәм Апас районында 2 футбол кыры һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.


gto2

Шулай ук әлеге «Спорт — тормыш нормасы» программасы буенча Лаеш һәм Минзәлә районнарында 2 баскетбол-волейбол мәйданчыгы файдалануга тапшырылган. Сарман районында тренажерлар куелган мәйданчык пәйда булган.








Буа һәм Лениногорск шәһәрләренә ике боз катыру машинасы, Чаллы, Биектау һәм Казандагы спорт мәктәпләренә хоккей өчен җиһазлар комплекты һәм тренажерлар кайтарылган.

 
Фото: Михаил Захаров

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар