Логотип «Мәйдан» журналы

2019 елда Ага Хан архитектура премиясе финалчыларының исемлегенә Казан проекты да кергән

2019 елда Ага Хан архитектура премиясе финалчыларының исемлегенә Татарстан Республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы – Казан проекты да кергән, ул – 20 шундый проектның берсе. Бу турыда...

2019 елда Ага Хан архитектура премиясе финалчыларының исемлегенә Татарстан Республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы – Казан проекты да кергән, ул – 20 шундый проектның берсе. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
2019 елда Ага Хан архитектура премиясе финалчыларының исемлегенә Казан проекты да кергән
Бүген бу хакта «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында премия директоры Фаррок Дерахшани әйткән.
«Казан Экспо»да Рөстәм Миңнеханов Ага Хан премиясенә багышланган махсус күргәзмәне карады. Татарстан Республикасы Президентына премия тарихы турында сөйләделәр. Быел сентябрь аенда архитектура өлкәсендә Ага Хан халыкара премиясен җиңүчеләргә тапшыру тантанасы узачак.
«Безнең өчен Ага Хан архитектура премиясе исемлегенә керү һәм аны кабул итү зур мәртәбә. Конкурс кысаларында башкарылган бөтен нәрсә кешеләр файдасына. Җәмәгать киңлекләре – без яши торган тирәлек. Бөтен дөньяда мондый проектлар күп гамәлгә ашырыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.

  • Ага Хан архитектура премиясе 1977 елда гамәлгә куелган, максаты – төп составы мөселман кешеләре булган җирле җәмәгатьчелекнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүче проектларны эзләү. Ул  архитектура өлкәсендәге иң күптәнге һәм эре бүләкләрнең берсе. Премия архитекторларга, шәһәр администрацияләренә, төзелеш командаларына, заказчыларга, төрле эш осталарына, инженерларга бирелә.


Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/25/185212/

Комментарийлар