Логотип «Мәйдан» журналы

2019 ел Эшче һөнәрләр ел булачак

2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителәчәге турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.“Быел Татарстан командасы WorldSkills илкүләм чемп...

2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителәчәге турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.
“Быел Татарстан командасы WorldSkills илкүләм чемпионатында икенче урынны яулады. Безнең дөнья чемпионатында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинлегебез бар”, — диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент сүзләренчә, иң мөһиме – чемпионатта катнашу түгел, ә яңа технологияләрне һәм һөнәрләрне үзләштерү, предприятиеләр өчен таләп ителгән һөнәрләрне үстерү.
Дөнья чемпионаты 2019 елда Казанда узачак. “Анда 70ләп илдән яшь профессиионаллар 55тән артык компетенциядә көч сынашачак”, — диде Рөстәм Миңнеханов. Дөньякүләм чепмионатны кабул итәчәк Татарстанда 2019 ел Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителә, диде Президент.
 
Фото: Город Казань KZN.RU
Татар-информ

Комментарийлар