Логотип «Мәйдан» журналы

2018 елда Ураза бәйрәме 15 июньдә бәйрәм ителә

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары билгеләнгән. Беренчесен казанлылар 15 июньдә, икенчесен 21 августта бәйрәм итәчәкләр.РФ Хезмәт кодексы, “ТР бәйрәм көн...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары билгеләнгән. Беренчесен казанлылар 15 июньдә, икенчесен 21 августта бәйрәм итәчәкләр.
РФ Хезмәт кодексы, “ТР бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы закон һәм 2018 елның производство календаре буенча Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре Татарстанда бәйрәм ял көннәре булып исәпләнә. Беренчесе җомга көненә туры килә, икенчесе – сишәмбегә.
Рамазан ае 2018 елда 16 майда башлана, ә беренче тәрәвих намазы Татарстан мәчетләрендә 15 май көнне яңгыраячак.

Комментарийлар