Логотип «Мәйдан» журналы

2018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган

Үткән ел “Казан Кремле” музей-тыюлыгы белән 2,9 миллион турист танышкан. Татарстанга килгән туристларда аеруча кызыксыну уяткан икенче объект – Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы. Ул Росси...

Үткән ел “Казан Кремле” музей-тыюлыгы белән 2,9 миллион турист танышкан. Татарстанга килгән туристларда аеруча кызыксыну уяткан икенче объект – Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы. Ул Россия һәм чит илләрдән 521 мең 420 туристны кабул иткән.
turizm-6
Беренче өчлеккә Зөя утрау-шәһәрлеге дә керә – анда 510 мең 853 турист килгән.

2018 елда 505 меңнән артык турист – Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында, 57 мең кеше Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгында булган.
2018 елда республикага барлыгы 3,4 миллион кеше килгән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 9,6 процентка күбрәк.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/21/181241/

Комментарийлар