Логотип «Мәйдан» журналы

2018 елда Иске Татар бистәсендә 1 миллионнан артык турист булган

Иске Татар бистәсе - туристлар яратып йөри торган урыннарның берсе. Быел гына да Казанның әлеге бистәсенә миллионнан артык турист килгән.Бу хакта башкала мэриясенең эшлекле дүшәмбесендә "Иске шәһәр" т...

Иске Татар бистәсе - туристлар яратып йөри торган урыннарның берсе. Быел гына да Казанның әлеге бистәсенә миллионнан артык турист килгән.
Бу хакта башкала мэриясенең эшлекле дүшәмбесендә "Иске шәһәр" территориясе префекты Марат Усманов хәбәр итте. Шулай ук ул хәзерге вакытта Казанның тарихи өлешен реконструкцияләү эше дәвам итүе турында әйтте. 2018 елда реконструкциядән соң монда тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган биш бина ачылган. Болар - Бикмөхәммәтов йорты (Мәрҗани, 20), Сафа Бәхтиев йорты (Тукай ур., 72), Фукс йорты (Мәскәү ур., 58), икенче янгын сүндерү бүлегенең Янгын сүндерү каланчасы бинасы (Мәскәү ур., 36) һәм "Абыйлы-энеле Крестовниковлар" фабрика-сәүдә иптәшлеге бинасы. Муллин йортын (Насыйри ур., 11) яңарту проекты буенча эшләр бара дип белдерде префект.
 

Комментарийлар