Логотип «Мәйдан» журналы

2018 ел нәтиҗәләре буенча коррупция киң таралган районнар билгеле

2018 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда коррупцион җинаятьләр күп ачыкланган районнар билгеле. Аларны Татарстан Республикасында коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия утырышы алдыннан жу...

2018 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда коррупцион җинаятьләр күп ачыкланган районнар билгеле. Аларны Татарстан Республикасында коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия утырышы алдыннан журналистларга Татарстан Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе секторы җитәкчесе Салават Рәхимов атады.
2018 ел нәтиҗәләре буенча коррупция киң таралган районнар билгеле
"Иң коррупцион өлкәләр - төзелеш җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсе. Былтыр коррупцион җинаятьләр бигрәк тә Аксубай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Тәтештә теркәлде", - диде.
"2018 елда 936 тикшерү үткәрелде, 264 закон бозу очраклары ачыкланды. Алар буенча 185 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Хәзерге вакытта прокурорлар 51 кешене административ җаваплылыка тартты. 4 миллион сумга артык штраф салынды", - диде Салават Рәхимов.
"2018 елда хокук саклау органнары 183 ришвәтчелек фактларын ачыклаган, 51е - аеруча зур күләмдә. Ришвәтнең күләмен алсак, 2018 елда 64 млн сум булды", - диде идарә вәкиле.
 
Фото: Султан Исхаков

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/05/183969/

Комментарийлар