Логотип «Мәйдан» журналы

2017 елда иң күп сатылган дару исеме билгеле булды

Белгечләр 2017 елда Россиядә иң күп сатылган дару дип "Нурофен"ны атады. Икенче урында - вирусларга каршы кулланылучы "Кагоцел" даруы.Бу хакта DSM Group аналитикларына сылтама белән "Ведомости" газета...

Белгечләр 2017 елда Россиядә иң күп сатылган дару дип "Нурофен"ны атады. Икенче урында - вирусларга каршы кулланылучы "Кагоцел" даруы.
Бу хакта DSM Group аналитикларына сылтама белән "Ведомости" газетасы яза. Алар китергән мәгълүматлар буенча, "Нурофен" даруын сату бер ел эчендә  14,9%ка арткан һәм җитештерүчегә  7,1 млрд сум акча керткән.
Популярлык буенча икенче урында "Кагоцел" даруы. Лидерлар өчлеген "Детралекс" даруы яба. Газетада язылганча, тикшеренүләр алып бару өчен DSM вәкилләре 58 мең даруханәдән сату турында мәгълүматлар алган.
 
 
 
 

Комментарийлар