Логотип «Мәйдан» журналы

Электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланучыларга 30 процент ташлама

2017 елда россиялеләр Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланган вакытта федераль хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасы түләгән вакытта ташлама алачак. Башкарма хакимият органнарының өчтән беренә түлә...

2017 елда россиялеләр Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланган вакытта федераль хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасы түләгән вакытта ташлама алачак.
g27-1
Башкарма хакимият органнарының өчтән беренә түләүләр күләмен 30 процентка төшерү хокукы бирелә. Әлеге уңайдан Салым кодексына төзәтмәләрне РФ Дәүләт Думасы хуплаган инде. Бу хакта “Российская газета” яза.

Халык арасында аеруча популяр саналган чит ил паспортын рәсмиләштерү яки автомобильне исәпкә кую кебек хезмәтләр арзанаер дип көтелә.
Дәүләт хезмәтләре бәясен физик затлар өчен генә түгел, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен дә киметәчәкләр. “Бу чара электрон рәвештәге дәүләт хезмәтләре алуны популярлаштыруга ярдәм итәр дип өметләнәбез”, - дип белдергән басмага РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Козырев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар