Логотип «Мәйдан» журналы

2017 елда чит ил паспортын ясату һәм тагын кайбер хезмәтләр утыз процентка арзаная

2017 елда Россиядә чит ил паспортын ясату, туу турында, никахны рәсми теркәү, милеккә хокук турындагы һәм машина йөртү хокукы бирүче таныклыкларны алган өчен түләү 30 процентка арзангарак төшәчәк, дип...

2017 елда Россиядә чит ил паспортын ясату, туу турында, никахны рәсми теркәү, милеккә хокук турындагы һәм машина йөртү хокукы бирүче таныклыкларны алган өчен түләү 30 процентка арзангарак төшәчәк, дип яза “Российская газета”.
kak-letet-na-samolete-bez-zagranpasporta
Ләкин моның өчен гариза дәүләт хезмәте порталы аша бирелергә тиеш.
Хәзерге вакытта ун елга исәпләнгән чит ил паспортын ясату 3,5 мең сумга төшә. Дәүләт пошлинасын түләгәндә, ташламалар турындагы яңа законнар нигезендә, әгәр 2017 елда чит ит паспортын ясату өчен гаризаны электрон рәвештә тапшырсаң, мең сумнан чак кына күбрәк ташлама булырга мөмкин.
Төбәк хезмәтләре өчен түләү хакына ташламаны җирле хакимият үзе билгеләргә тиеш була.
Шулай ук, бөтен төбәкләрдә дә онлайн-сервислар яхшы эшләмәү сәбәпле,  төбәкләрнең порталларын федераль ресурска тоташтыру карары да кабул ителгән.

Комментарийлар