2017 елда безне ничә көн бәйрәм ялы көтә?
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елга бәйрәм ялларын ачыклады. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерә.2017 ел башында Россия халкын 9 көнлек – 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр к...
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елга бәйрәм ялларын ачыклады. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерә.
2017 ел башында Россия халкын 9 көнлек – 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр каникул көтә. Моннан тыш өч-дүрт көнлек яллар февраль, май, июнь һәм ноябрьдә дә булачак. Кайбер бәйрәмнәрнең ял көненә туры килүе сәбәпле, алар өчен башка көннәрдә ял итәчәкбез: 1 гыйнвар (якшәмбе) ялы – 24 февральгә (җомга), 7 гыйнвар (шимбә) – 8 майга (дүшәмбе) күчә.
Шулай итеп, ял көннәре болайрак булачак: 31 декабрь – 8 гыйнвар; 23-26 февраль; 8 март; 29 апрель – 1 май; 6-9 май; 10-12 июнь; 4-6 ноябрь.
Болардан тыш Татарстанның үз бәйрәмнәре булуын да онытмаска кирәк.
Комментарийлар