Логотип «Мәйдан» журналы

2016 елның «Татар кызы»на - Президенттан автомобиль

Быел «Татар кызы-2016» бәйгесе финалы халыкара дәрәҗәдә Чиләбе шәһәрендә 3 сентябрьдә үтәчәк.Финалда Россиянең Әстерхан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пермь, Башкортстан, Кырым, Самара, Ставрополь, Томск,...

Быел «Татар кызы-2016» бәйгесе финалы халыкара дәрәҗәдә Чиләбе шәһәрендә 3 сентябрьдә үтәчәк.
tatatkyz2
Финалда Россиянең Әстерхан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пермь, Башкортстан, Кырым, Самара, Ставрополь, Томск, Төмән, Удмуртия, Татарстан, Чиләбе төбәкләреннән һәм Латвия белән Казахстан илләреннән барлыгы 14 кыз катнашачак.
26d7bf6f174ab41b89d98589e7d6a092_L
Быел әлеге бәйге халыкара статус алды. Киләсе елда аңа Ауропа татарлары альянсы да кушылырга теләк белдерде. Ел саен бәйгенең финалын Россиянең берәр төбәгендә уздырырга планлаштырыла, бәлки башка дәүләтләрдә дә оештырылыр. 2017 елда финалны Башкортстан кабул итәчәк, дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.
Быел бәйгенең ярымфиналында 22 төбәктән татар кызлары катнашкан. Ярымфиналга һәр төбәк үзендәге бәйгедә җиңүчене юллаган. Кызлар август аенда Казанда VII Бөтендөнья яшьләр форумына чакырылган иде, ярымфинал сынауларын да алар шул вакытта узды. «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадерия Идрисова искәрткәнчә, кызлар интеллектуаль турда татар теле, мәдәнияте, тарихына кагылышлы сорауларга җавап биргән, токмач басу, җәю, кисү осталыгын, чигү осталыгын күрсәткән. Нәтиҗәдә, финалга 14 кыз чыккан. Алар арасында Татарстан кызы да бар, ул - КФУны тәмамлап, быел Казанның 29нчы гимназиясенә укытучы булып эшкә кергән Мөслим районыннан Эльвина Нәҗипова.
Бүген кызлар барысы да Чиләбедә җиде мең тамашачы сыйдырышлы «Трактор» Боз сараенда 3 сентябрьгә билгеләнгән йомгаклау турына әзерләнә. Финалга үтмәгән кызлар да җыелачак – алар концерт номерлары тәкъдим итәчәк.
Быелгы бәйгенең финал программасы Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, шагыйрьнең иҗатына багышланачак. Шулай ук башка еллардан аермалы буларак, спорт ярышлары да оештырылачак.
Жюрида күренекле шәхесләр – язучы, укытучы, композитор, спортчы, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре булачак. Бәйрәмдә чыгыш ясарга «Голос» телетапшыруы җиңүчесе Динә Гарипова, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чакырылган. Шулай ук Чиләбедә бу көнне бик күп кунаклар көтәләр. Татарстаннан зур делегация киләчәк. Гомумән, Россиянең 30лап төбәгеннән татар оешмалары вәкилләре - 200ләп кеше җыелачак. Алар «Татар кызы» бәйгесен үткәрү тәртипләре белән танышачак.
Җиңүче кызның башына кыйммәтле ташлар белән бизәлгән таҗ кидерелә. Ул таҗ ел саен бер җиңүчедән икенчесенә күчә. Моннан тыш быел Татарстан Президенты исеменнән җиңел автомобиль – «LADA Priora» автомобиле ачкычы да бүләк ителәчәк.
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар