Логотип «Мәйдан» журналы

2016 елның иң яхшы җитәкчеләре бүләкләнде

Казанның "Корстон" комплексында узып баручы 2016 елның иң яхшы җитәкчеләре бүләкләнде. Фото: http://prav.tatarstan.ru"Ел җитәкчесе-2016" тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан...

Казанның "Корстон" комплексында узып баручы 2016 елның иң яхшы җитәкчеләре бүләкләнде.
view_2042687_1911849 Фото: http://prav.tatarstan.ru
"Ел җитәкчесе-2016" тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов конкурсның 16 нчы тапкыр уздырылганын искәртеп, анда безнең республика, ил масштабында зур уңышларга ирешкән кешеләр бүләкләнүен әйтте. "Илдә икътисадның бераз түбәнәюе күзәтелсә дә, быел позицияләрне саклап кала алдык. Без сәнәгый җитештерүчәнлек буенча 103,6 процентлык үсештә, тулаем продукт күләме буенча үсешкә ирештек, төп капиталга инвестицияләр дә былтыргыдан аз булмас дип ышанам. Барлык республика программаларына быел бюджет буенча йомгак ясалды, барлык ниятләнгән планнар чынга ашты. Әлбәттә, республиканың инвестицияләр җәлеп итүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Күп кенә күрсәткечләр буенча Татарстан илдә лидер һәм үрнәк, моңа икътисадыбыз нәтиҗәсендә ирешелде. Производство командирлары, безнең коллективлар иминлегебезне тәэмин итә. Шул ук вакытта без округта иң зур салым түләүче дә. Әгәр кемгәдер Татарстан федераль үзәктән бик күп алган кебек тоелса, алар нык ялгыша, без, киресенчә, федераль бюджетка бик күп акча кертәбез. Безнең барлык яңа производстволар, нефть химиясе, машина төзү комплекслары илебезнең иминлеге хакына хезмәт куя", - дип Президент республика үсешенә өлеш кертүчеләргә рәхмәтен җиткерде.
 
Рөстәм Миңнеханов компанияләрнең икътисадка өлеш кертеп кенә калмыйча, төрле социаль проектларда актив катнашуларын да белдерде. Аның әйтүенчә, һөнәри спорттагы казанышлар да безнең компанияләрнең тырышлык нәтиҗәсе.
"Республикада су саклау зоналары, парк һәм скверларны төзекләндерү буенча зур эш башкарыла. Безнең компанияләр бу эштә дә актив катнаша", - диде Президент.
Ул чыгышында, шулай ук, киләсе елга да үсеш перспективалары зурдан күзалланган заводларны санап үтте. "Бүген безнең энергетика комплексына бик күп инвестицияләр салына. Газ-транспорт схемасы буенча зур эш алып барыла, чөнки без газны иң күпләп кулланучыларның берсе. Бездә кимү түгел, үсешкә планнар зур", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов депутатларның, төрле конфессия вәкилләренең дә үсешкә өлеш кертүен билгеләп узып: "Уртак тырышлык белән генә бүгенге нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Тынычлык, татулык - уңышның нигезе", - диде.
Чыгышыннан соң, Рөстәм Миңнеханов "Югары көндәшлеккә сәләтлелек", "Инвестицион активлык өчен", "Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен", "Югары социаль җаваплылык өчен", "Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен", "Фәнни-тикшеренү, тәҗрибәи-конструкторлык һәм проект эшләрен гамәлгә ашырган өчен", "Кече (урта) бизнес предприятиеләре белән уңышлы идарә иткән өчен", "Куркынычсыз һәм сәламәт хезмәт шартлары формалаштырган өчен", "Яңа производство булдырган өчен" номинацияләрендә җиңгән 27 җитәкчене бүләкләде.
Алар арасында "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, "Казан Гипронииавиапром" җәмгыяте генераль директоры Борис Тихомиров, "Татэнергосбыт" компаниясе җитәкчесе Рифнур Сөләйманов һәм башкалар бар.
view_2042687_1911879
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев чарада "Яңарыш" фондының Рәхмәт хатларын һәм Хәйриячеләр китабының 7 нче томын тапшырды. Әлеге бүләкләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка һәм предприятие җитәкчеләренә - барлыгы 17 кеше лаек булды.
"Мин уйга калдым: җитәкче сүзе татар телендә күпкә тирән мәгънәгә ия икән, ягъни үзе артыннан җитәкләп алып бара. Моның өчен үзеңнең кул астыңда эшләүче коллективларны яратырга кирәк", - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Аның әйтүенчә, республиканың үсеш алуы кризис шартларында да хуҗалыкны алып бару үрнәге булып тора. "Барыгызга да тырышлыгыгыз, булдыклыгыгыз, кешеләр белән эшли белү сәләтегез өчен ихлас йөрәктән рәхмәт", - диде ул.
"Уйлап кына карагыз: Казанның меңъеллыгы белән бәйле рәвештә, без матди мирасыбызны яңарту белән ныклап шөгыльләнә башладык. Күпме эш башкарылды. Бу зур горурлык. Болгарны гына карагыз: халкыбыз тарихында кыска вакыт эчендә шундый эш эшләп, зур нокта куйдык. Безнең халык, туган як биографиясе бөтен дөнья тарафыннан танылды. Аны беркем үзгәртә алмаячак. Үз халкыбызның тарихын белү - безнең бурыч", - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе.
view_2042687_1911873
 
"Татар-информ" МА

Комментарийлар